Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак


TürkSoy халыкара оешмасы карары нигезендә 2011 ел төрки илләрдә Тукай елы дип игълан ителде
TürkSoy халыкара оешмасы карары нигезендә 2011 ел төрки илләрдә Тукай елы дип игълан ителде
Габдулла Тукай һәйкәле Уфа “Нур” Татар театры каршында куелачак. Бу турыда Башкортстан башкаласы хакимиятләре карар кылды.

Тукайга Уфада һәйкәл ачу кирәклеге турында бер ай элек “Кызыл таң” гәҗитендә танылган башкорт шагыйре Ирек Кинйәбулатов язып чыккан иде.

Соңрак гәҗиттә Башкортстанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар һәм галимнәр республика президентына Тукай һәйкәлен ачу турында ачык хат юллады.

Бүген әлеге мөрәҗәгатькә Уфа хакимияте уңай карар чыгарды. Ләкин һәйкәлнең кайчан ачылуы турында әлегә әйтелми.

Быел Русиянең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә Габдулла Тукайның 125 еллыгы билгеләнә. Юбилей чаралары кысаларында Мәскәүдә, Петербурда, Уральскида, Әнкарада бөек татар шагыйренә һәйкәлләр ачылды.
XS
SM
MD
LG