Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ришвәт күләме өч миллион сумнан артты


Русиядә уртача ришвәт күләме 3 миллион сумга хәтле үсте. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр белән көрәшүче идарә башлыгы Денис Сугробов белдерде.

Аның фикеренчә, ришвәтнең үсүе – “курку өчен өстәмә түләү”. Бу хәл коррупция белән көрәшүнең нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Сугробов әйтүенчә, бу төр җинаятьләрне фаш иткәннән соң дәүләткә 4 миллиардка якын акча кайтарылды.
XS
SM
MD
LG