Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төркмәнстан бәйсезлеген Ашхабадта котлады


Төркмәнстан бәйсезлегенең 20 еллыгын котлый
Төркмәнстан бәйсезлегенең 20 еллыгын котлый
Татарстан президенты Төркмәнстан бәйсезлегенең 20 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.

Башта Рөстәм Миңнеханов Русиянең илчесе белән Төркмәнстан мөстәкыйльлеге монументына чәчәкләр куйды. Аннан соң Татарстан рәсми төркеме бәйрәм парадын күзәтте.

Миңнеханов сүзләренә караганда, Төркмәнстан һәм Русия, аерым алганда, Татарстан белән мөнәсәбәтләр үсеш кичерә. “Безнең зур ширкәтләребез монда эшли, төркмән студентлары исә безнең югары уку йортларында укый”, - диде Татарстан президенты.

Төркмәнстан илбашы Горбанголый Бирдемөхәммәдов белән очрашуда исә Миңнеханов Ашхабадның КамАЗ, “Татнефть” һәм көймәләр төзүче ширкәте белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталачагы турында белдерде.

Миңнеханов шулай ук Төркмәнстан җитәкчелегенә республикада яшәүче татарларга яхшы мөнәсәбәттә торуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
XS
SM
MD
LG