Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков президент идарәсе башлыгы Нарышкинны мәхкәмәгә бирде


Юрий Лужков
Юрий Лужков
Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкинны мәхкәмәгә бирде.

Күптән түгел генә Нарышкин Лужков заманында Мәскәүдә “коррупция ифрат дәрәҗәдә зур” булуы турында әйткән иде. Шәһәрнең элекке мэры Нарышкиннан бу сүзләрнең дөрес булмавын раслап рухи зыян китергән өчен 1 миллион сум акча таләп итә.

Русия президенты сүзчесе Наталья Тимакова исә Юрий Лужковның сәяси яктан эзәрлекләнүе турындагы сүзләрне көлкеле дип атады.

Бу көннәрдә Юрий Лужков Мәскәү Банкында акча үзләштерүне тикшергән җинаять эшендә шаһит буларак сораштыруга чакырылган иде. Экс-мэр моны «Азатлык» радиосының урыс редакциясенә биргән интервьюсы белән бәйли. Әлеге әңгәмәдә Мәскәүнең элекке башлыгы Русиянең хәзерге хакимиятләрен тәнкыйтьләгән иде.

Русия президенты пресс-секретаре белдерүенчә, сүз коррупция белән бәйле җитди җинаять эшенең тикшерелүе турында бара. Әгәр Лужков үзен гаепле санамый икән, ул Русиягә кайтып тикшерүчеләр сорауларына җавап бирергә тиеш.
XS
SM
MD
LG