Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Либиядән НАТО көчләрен чыгаруны хуплады


НАТОның баш секретаре Андерс Фог Расмуссен
НАТОның баш секретаре Андерс Фог Расмуссен
БМОның Иминлек шурасы НАТОның Либиядәге хәрби операциясенең тәмамлануы өчен тавыш бирде. БМО әгъзалары шундый эчтәлекле резолюцияне кабул итте.

Элекке килешүгә күрә, альянс көчләре Либиядә 31нче октябрьгә хәтле генә калырга тиеш иде.

НАТО беректәшләренең хәрби-һава операциясе Мөәммәр Каддафи режимының җимерелүендә төр рольләрнең берсен уйнады.

Хәзер БМО әгъзалары Либиягә ярдәм күрсәтүнең икенче юлын эзли. Илнең яңа хакимиятләре сүләренә караганда, Мөәммәр Каддафи тарафдарлары Либиягә әле һаман зур куркыныч тудыра.
XS
SM
MD
LG