Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Эчке эшләр министрлыгы Лужковка кисәтү ясый


Юрий Лужков
Юрий Лужков
Русия Эчке эшләр министрлыгы Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков һәм аның хатыны Елена Батуринага кисәту ясады. Аларның икесе дә сораштыруга килмәгән очракта, Лужков һәм Батуринага канун нигезендә чаралар күреләчәк, диелә министрлык кисәтүендә.

Лужковның шаһит буларак сораштыруга чакырылуы Мәскәү Банкында акча үзләштерүне тикшергән җинаять эше белән бәйле. Ул тикшерүчеләр янына бүген килергә тиеш иде. Ләкин экс-мэрның адвокаты Һенри Резник сүзләренә караганда, Лужков Мәскәүгә 15 ноябрьдә генә килә алачак. Шушы көнне ул тикшерүчеләр сорауларына җавап бирәчәк.

Лужков моңарчы тикшерүчеләрдән качарга җыенмавы турында әйтеп килде. Ә Эчке эшләр министрлыгының аңа карата мөгамәләсен “сәяси эзәрлекләү” дип бәяләде.

Экс-мэр сораштурыга чакырылуын «Азатлык» радиосының урыс редакциясенә биргән интервьюсы белән бәйләде. Әлеге әңгәмәдә Лужков Русиянең хәзерге хакимиятләрен тәнкыйтьләгән иде.
XS
SM
MD
LG