Анна Политковскаяны үтерүдә Чечняда туган Лом-Али Гайтукаевка һәм аның бертуганының улы Ибраһим Мәхмүдовка гаепләү белдерелде.
Русия Тикшерү комитетында әйтүенчә, Гайтукаев әлегә Мәскәү тикшерү изоляторында утыра. Аның туганы исә иректән мәхрүм ителмәгән.
Моннан алда гаепләү Мәхмүдовларның башка туганнарына – Рөстәм һәм Җәбраил, шулай ук Эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбановка белдерелгән иде. Әлеге җинаят эшендә шулай ук милициянең элекке офицеры Дмитрий Палюченков катнаша.
Политковскаяны кушып үтерткән кеше исә әле һаман билгеле түгел