Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда президент сайлауга әзерлек эшләре төгәлләнде


Кыргызстан Үзәк сайлау комитеты 30 октябрь көнне булачак президент сайлауга әзерлек эшләрен төгәлләде.

Комитет дәүләт башлыгы урынын 16 намзәт дәгъвалый дип хәбәр итә. Илнең яңа конституциясенә күрә, президент алты елга һәм бер тапкыр гына сайлана ала.

Сайлау көнне Кыргызстанда иминлек чаралары көчәйтеләчәк. Соңгы дистә ел эчендә беренче тапкыр республика башлыгын гомум тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Моңа кадәр булган президентлар Корманбәк Бакиев һәм Роза Отунбаева хакимияткә 2005 һәм 2010 елларда кан коюга китергән түнтәрелешләрдән соң килгән иде.
XS
SM
MD
LG