Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия республикага нигез салынуның 88 еллыгын тыйнак бәйрәм итә


23 октябрьдә Ван төбәгендә булган җир тетрәү сәбәпле бәйрәм чаралары стадионнарда үтми. Тантана чараларында котлаулар кабул ителә һәм һәйкәлләргә чәчәкләр генә салына.

Анкарада Төркия республикасына нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрк мавзолеенда президент Абдулла Гүл, премьер-министр Рәҗәп Эрдоган һәм башка рәсмиләр катнашында чара минутлык тынлык белән башланды. Абдулла Гүл Ататөрк һәйкәленә чәчәкләр салды. Мавзолейның шәрәфле кунаклар китабына “Республика төзелүнең 88 еллыгында без уңышларыбыз белән горурланабыз, нык ышанычлар белән якты киләчәккә барабыз”, дип язды.

Төркиядә җир тетрәүдә үлүчеләрнең саны 582 кешегә җитте. Ван һәм Эрджиш вилятләрендә эзләү эшләре дәвам итә, әмма коткаручылар кемнең дә булса исән килеш табылачагына шик белдерә.

Йорт-җирсез калганнар чатырлар һәм беренче куллану әйберләре җитешмәүне әйтә. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, аларга дип җибәрелгән әйберләрне алыпсатарлар кулларына төшереп аны кара базарда бик кыйммәт бәягә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG