Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Лепрекон” хуҗасы Роза Фарукшинага җәза үтәтү кичектерелде


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе “Лепрекон” хаҗасы Роза Фарукшинага җинаять җәзасын үтәтүне кичектерде. Ул барда булган янгында дүрт кеше үлгәнгә өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Баласына 14 яшь тулгач Фарукшина төрмәгә утыртылачак. Әлегә ул тикшерү барганда ябып тору урнында. Аны иреккә чыгару өчен документларын әзерлиләр. Дүшәмбе иреккә чыгарга тиеш дип хәбәр ителә.

2011 елның 30 гыйнварында “Лепреконда” янгын чыгып дүрт кеше төтенгә тончыгып үлгән иде.
XS
SM
MD
LG