Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өметсез сайлаулар: халык үзе гаепле



Менә тагын көзләр җитте, дигәндәй, менә тагын сайлау алды шау-шуы килеп җитте. Думаларга депутатлар билгеләнә, ә яз көне президент та сайланачак. Шуларны уйлагач, башта күп сораулар туа: безнең илдә үткәрелә торган сайлауларның халык өчен файдасы бармы? Халык нигә сайлауларда актив катнашмый? Нигә "Бердәм Русия" фиркасы көчле, калганнары тавышны аз ала? Һәм башка сораулар.

Искә төшерик: совет власте вакытында да сайлауларга йөри идек. Ләкин бюллетеньнәрдә бер генә фирка – Коммунистлар партиясе әгъзалары яисә партиясезләр була иде. Чөнки башка партияләр илебездә юк иде. Ә сайлауларда халык барысы да бер кеше, бер генә партия өчен генә тавыш бирә иде. Олыраклар моны белә.

Шунсын да хәтерлибез: СССРда ниндидер тәртип бар иде. Хезмәт кешесе урамга чыгарып ыргытылмый, хөкүмәт аны эш белән, уртача яшәрлек хезмәт хакы белән, фатир белән тәэмин итә иде. Яшьләр алдында да уку, эшкә урнашу, фатир алу проблемалары тормады. Күрәбез ки, ул вакыттагы компартия халык турында уйлады кебек.

Җитешсезлек шунда – 1980-85нче еллардан соң кибетләрдән кием-салым, ризык һәм башка нәрсәләр югалды, ит продукциясе талонга гына бирелә башлады. Ә бит бөтен җирләрдә ашлык үсә, зур-зур фермалар ит-сөт бирә, завод-фабрикалар эшли, планнар үтәлә иде. Кая китеп торды ул байлык – гади халык өчен караңгы. Башка төрле җитешсезлекләр дә бар иде, әлбәттә.

Ә шулай да СССР халкы (ләкин халык түгел, югарыда утыручылар) мондый тормыш безгә кирәк түгел дип санады. Янәсе, илдә демократия (чын халык власте) юк. Имеш, халык авыл, район һәм югарырак советларга депутатлар сайласа да, ул советлар коммунистлар париясенең парткомнары, райкомнары (ЦК КПСС ка кадәр) планнары буенча гына эшләде. Бу чыннан да шулай. Ул гына да түгел, компартия иң төп эшне – җитәкче кадрлар сайлауны һәм билгеләүне үз өстенә алган иде. Бер оешмада да: совхозмы ул, авыл идарәсеме, профсоюзмы – парткомнан, райкомнан, горкомнан күрсәтмә алмый торып җитәкче куелмады.

Инде нәрсә күрәбез: совет власте юк. Илдә демократия кертелде. Демократия кертү СССРның бүлгәләнүенә китерде, ягъни император Александр IIIнең сүзләре дөрескә чыкты. Әлбәттә, бүленеп чыккан халыклар өчен моның, бер яктан, файдалы ягы булды: казахлар, эстоннар һәм башкалар урыска әйләнмичә, милләтләрен саклап калу юлына баса алдылар.

Демократия булгач, партияләр дә күбәйде, чөнки Конституция буенча шулай булырга тиеш. Моның мәгънәсе шунда ки, халык үзенә килешкән, халык турында уйлаган партияне сайлап, шуның әгъзаларын депутат итеп думаларга кертергә тиеш, ә депутатлар исә халык өчен файдалы булган кануннар чыгарырга тиешләр. Бик гади һәм аңлашыла торган нәрсә бу. Ләкин онытырга ярамый – Русия бит бу. Элекке премьер Черномырдинның сүзе бар: ”Хотели как лучше, получилось как всегда”.

Хәзер безнең илдә халыкка билгелерәк 4-5 партия бар. Шуларның иң көчлесе – "Бердәм Русия", чөнки Русиянең 80 % халкы хөкүмәт телевидениесен генә карый (бүтәнен карарга мөмкинлек бирелмәгән). Ә анда гел аларны мактау гына бара. "Бердәм Русия" хәзер элекке компартия ролен уйный, бөтен нәрсә, халыкның бөтен тормышы аның кулында, чөнки думалардагы депутатлар да, президентлар үзләре дә шул партия белән бәйле. Тагын кемнәр керә соң ул партиягә? Бөтен башлыклар. Бүтән кеше анда керми. Ни өчен? Чөнки бу партия халык турында кайгыртуны үз өстеннән төшерде. Шуңа күрә гади халык хәзер, гомумән, бер партиягә дә керми.

Икенче партия – КПРФ, хәзерге Коммунистлар партиясе. Анда кемнәр керә? Анда да гади эшче, крестьян халкы юк. Бу партия өчен олылар, элекке коммунистлар һәм алар яклылар тавыш бирә. Ләкин тавышлары аз, шуңа күрә депутатлары да аз, алар законнар чыгарганда читкәрәк этеләләр. Тагын – ЛДПР. Моны Жириновскийның үз партиясе дип санарга була. Тавышлары күп түгел, ләкин аларга җитә. Соңгы вакытта "Гадел Русия" партиясе калкып чыкты. Ул "Бердәм Русия"дән чыкты. Мироновны тыңлап карасаң, ул партия халыкны кайгырта кебек.

Безгә дүрт партия арасыннан депутатлар да, президент та сайларга кирәк булачак. Кайсын сайларга? Кайсы партия түбәндә китерелгән җитешсезлекләрне бетерәчәк йә киметәчәк:

  • Русия халкы кими, чөнки "Бердәм Русия" илне шулай җитәкли;
  • Пенсияләр аз, ә бәяләр көннән-көн арта;
  • Җинаятьчелек арта бара, ишек – тәрәзәләр тимер белән капланса да, ул гына халыкны коткара алмаска мөмкин;
  • Завод-фабрикалар җимерелде, яңасын салучы аз;
  • Яшьләр авыр хәлдә, эш юк, фатир яки кечкенә генә бүлмә өчен дә бөтен акчаңны биреп барырга кирәк;
  • Иң зур байлык – җир агач һәм чүп үләннәре белән капланып юкка чыга, авыллар бетә;
  • Русия халкының акчасы, башлыклар тарафыннан урланып, миллионлап-миллионлап чит ил банкларына салына;
  • Русия халкы хәзер бары тик нефть һәм газ саткан акчасын бүлештереп кенә яши. Кемгәдер миллионлап эләгә, кемгәдер – 3-4 меңләп. Нефть, газ беткәч – Русия дә бетә дигән сүз йөри.
  • Һәм башкалар.

Яхшы. Демократия булдырылды кебек, партияләр күбәйде, ә ни өчен тормыш начарлана гына бара? Һәм кем гаепле? Сайлаучы урнага бюллетень төшерер алдыннан шул турыда уйлыймы?

Алдынгы капиталистик илләрдә (без дә хәзер алар артыннан куабыз) партияләр күп түгел, икешәр генә. Ләкин алар бертигез көчлеләр. Һәм сайлауларда йә берсе җиңә, йә икенчесе. Менә шушы көндәшлек тормышны алга алып бара, чөнки алар бер-берен узарга тырышып, халык өчен нәрсәдер эшләргә мәҗбүрләр. Бездә мондый көндәшлек юк.

"Бердәм Русия" хакимиятне бирми. Ә теге вак-вак партияләргә, берләшеп, әлеге гигант кадәр булырга иде дә бит, ләкин аларга бу кирәкми, чөнки болай да әйбәт: һәр партиянең башлыклары 20 елдан артык инде бөтен думаларда депутат булып утыралар, йөзәрләгән мең эш хакы алалар, балда-майда йөзәләр. Партияләрендә башка әгъзаларга юл бирмиләр, анда сайлау, демократия юк. Нәкъ шуның өчен дә, кануннарны үзгәртеп, халыкка кешеләрне түгел, партияләрне сайлаталар. Ә партия эчендә инде - кара урман. "Бердәм Русия" партиясе аларны бер көн эчендә юкка чыгарып куя ала, ләкин ул моны эшләми, чөнки чит илләр алдында цивилизацияле булып күренү кирәк.

Күрәбез ки, хәзерге вакытта Русия халкы тулысынча хакимияттән читкә тибелгән. Өмет юк.

Ни өчен бу шулай? Халык үзе гаепле. Аның күбесе әле дә булса "Бердәм Русия" фиркасын хуп күрә, чөнки күпчелекнең, аз булса да, ашарга ипие, торырга куышы бар. Ә тышта XXI гасыр бит, югыйсә. Яхшы, мул тормыш турында хыялланырга хакы бар халыкның. Ләкин ни өчен соң кемдер кесәләрен калынайта, ә кемдер айдан-айга тиеннәрен санап утыра? Чөнки Русия халкы үзе шундый, дип уйлыйсың кайвакыт.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре
XS
SM
MD
LG