Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байконурдан “Прогресс” корабы галәмгә очты


Август аенда Русиянең “Прогресс” корабы белән булган казадан соң бүген Байконурдан шул исемдәге икенче бер кораб галәмгә очты.

Роскосмос корабның билгеләнгән биеклеккә җитешсезлекләрсез барып җитүен белдерә. Кораб Халыкара галәм станциясенә азык-төлек, Җир атмосферасында болытлар һәм яшеннәрне өйрәнү өчен микроиярчен алып бара. “Прогресс” станция белән чәршәмбе көнне тоташачак.

24 августта Байконурдан киткән ракета йөртүче “Союз” “Прогресс” йөк корабын билгеләнгән биеклеккә җиткерә алмыйча Алтай республикасына җимерелеп төшкән иде.
XS
SM
MD
LG