Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атамбаев көндәшләре белән сөйләшүләр алып барачак


Алмазбәк Атамбаев
Алмазбәк Атамбаев
Кыргызстанның яңа президенты Алмазбәк Атамбаев сайлауларда җиңелгән ике көндәше – Адахан Мадумаров һәм Камчыбәк Ташиев белән сөйләшүләр алып барырга әзер булуын белдерде.

Билгеле булганча, җиңелгән намзәтләр тарафдарлары узган сайлауларның нәтиҗәләрен юкка чыгаруны таләп итә.

Атамбаев президент булып игълан ителгәннән соң парламентта яңа коалиция һәм министрлар кабинеты оештырылачак дип белдерде. “Безгә килешә белергә кирәк”, - диде Атамбаев.

Яңа президент шулай ук 2014 елда Манастан АКШ хәрбиләрен чыгару планнарын раслады. Аның сүзләренә караганда, юлчылар йөргән һава аланында хәрби ныгытма булырга тиеш түгел.
XS
SM
MD
LG