Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 15:37
Чит илләрдә эшләүче Русия һәм Кытай ширкәтләре башкаларга караганда ешрак ришвәт бирә. Бу турыда дөньяда коррупция торышын күзәтүче Transparency International оешмасы хәбәр итә.

Тикшерү вакытында 28 илнең төрле ширкәтләрдә эшләүче 3 меңнән артык менеджерлардан сорау алынды.

Коррупциянең иң түбән күрсәткече чит илләрдә эш иткән Нидерланд һәм Швейцария ширкәтләрендә. Русия рейтингның иң ахыргы – 28нче урында, Кытай – 27нчедә.

Transparency International оешмасы белдерүенчә, ришвәт бирү төзүчелек һәм дәүләт эшләре өлкәсендә аеруча нык таралган.

XS
SM
MD
LG