Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр: казага очраган Як-42 пилотының канында йоклаткыч дару табылды


Русия дәүләтара авиация комитеты Як-42 очкычының казага юлыгу сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә. Очкыч ике ай элек Ярославль янында хоккей такымы белән бергә җимерелгән иде.

Белгечләр икенче пилотның канында фенобарбитал тапты. Кагыйдәләр таләп иткәнчә, әлеге даруны эчкәч, очкычны йөртү тыела. Моннан тыш икенче пилотның сәламәтлеге яхшы булмавы ачыкланды. Аның аякларының хәрәкәт координациясе бозык иде.

Экспертлар сүзләренә караганда, очкыч һәлакәткә экипажның хатасы аркасында юлыга. Пилотлар, Як-42 һавага күтәрелгәндә, аны туктата башладылар.

Өстәвенә, "Як-Сервис" һава ширкәте пилотларының яңадан хәзерләү эшләре җитди бозулар белән бара иде.

Очкыч үзе исә төзек дип табылды. Як-42нең казасы аркасында 44 кеше һәлак булды. Аларның күбесе Ярославльның «Локомотив» хоккей такымы уенчылары.
XS
SM
MD
LG