Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта «чернобыльчы»лар каршылык чарасын дәвам итә


Киев праламенты каршында җыелганнар милиция белән сугыша
Киев праламенты каршында җыелганнар милиция белән сугыша
Өч йөзгә якын кеше «чернобыльчы»ларга ташламаларны бетерү турындагы канунга каршы чыгып министрлар кабинеты бинасы янына җыелды. Анда бүген хакимиятнең президент катнашында киң утырышы уза. Каршылык чарасында катнашучылар шулай ук пенсияләрне түләүдә бурычларның бетерелүен таләп итә.

Җыелган халык арасында нигездә Чернобыль атом электр станциясенең фаҗигасен бетерүдә катнашкан кешеләр. Алар кулларында «Чернобыль канунына тимәгез» дигән плакатлар тота.

Каршы чыгучылар белән вице-премьер Сергей Тигипко сөйләште. Ул аларга тиз арада ярдәм итәчәге турында белдерде.

Кичә чернобыльчылар Украинаның Югары Радасы янында зур чара үткәрде. Алар ил парламентын басып алу омтылышын ясап карады. Әлеге чараларның дәвамлы булачагы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG