Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимият көчләре гыйсьянчыларга тагын ут ачты


Хомс шәһәрендә узган каршылык чарасыннан бер күренеш
Хомс шәһәрендә узган каршылык чарасыннан бер күренеш
Сүриянең Хомс шәһәрендә хакимият көчләре демонстрантларны утка тотты. Бу турыда Британиядә эшләүче Сүрия хокук яклаучылары белдерде.

Әлегә расланмаган мәгълүматларга караганда, кимендә ике кеше һәлак булды.

Бәшәр Асадның хакимияттән китүен таләп иткән чаралар шулай ук Хама һәм Идлиб шәһәрләрендә үтә.

Кичә килеп ирешкән хәбәрләргә күрә, Димәшкъ Гарәп дәүләтләре лигасы тәкъдим иткән илдә чуалышларны бетерү планын раслап, хәрбиләрне шәһәрләрдән чыгарырга әзер булуын белдерде.

Сүрия шулай ук әлеге төбәкләргә Лига вәкилләрен кертергә, кулга алынган демонстрантларны азат итәргә һәм чит ил журналистларның эшчәнлегенә комачау тудырмаска вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG