Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада хосусый милек рөхсәт ителде


Куба президенты Рауль Кастро
Кубада хосусый милекне сату турындагы канун кабул ителде.

Granma исемле рәсми гәҗит хәбәр иткәнчә, 10 ноябрьдән алып Куба ватандашларына өйләр, фатирлар һәм машиналарны сатарга, сатып алырга һәм бүләк итәргә рөхсәт ителә.

Социалистик Кубаның 52 еллык тарихында мондый реформа беренче тапкыр уза.

Президент Рауль Кастро илнең торгынлык кичергән Советлар Берлеге рәвешендәге икътисадын яңартырга тырыша. Әлеге реформаларның нигезендә – хосусый милекнең киңәйтелүе ята.
XS
SM
MD
LG