Accessibility links

Кайнар хәбәр

G20 саммиты Халыкара валюта фондына өстәмә акча бүлеп бирде


Франция президенты Николя Саркози, Германия канцлеры Ангела Меркель, АКШ президенты Барак Обама һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон саммитның чираттагы җыелышы алдыннан фикер алыша
Франция президенты Николя Саркози, Германия канцлеры Ангела Меркель, АКШ президенты Барак Обама һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон саммитның чираттагы җыелышы алдыннан фикер алыша
Франциянең Канн шәһәрендә «20-лек илләре» саммитында Европа бурычлар кризисын хәл итү максаты белән Халыкара валюта фондына (ХВФ) өстәмә акча бүлеп бирү карары чыгарылды. Бу турыда Европа Шурасының башлыгы Һерман Ван Ромпёй белдерде.

АКШның каршы чыгуына карамастан, ХВФ фондка бөтен илләргә дә ирекле рәвештә акча бүлеп бирү мөмкинлеген ачты.

Көчле һәм тиз үсә торган илләрнең башлыклары саммитта дөньяның иң эре 29 банкының декапитализациясе турында карар итте. Бу гамәл әлеге банкларның алга таба дәүләт финанс ярдәмен күрсәтү мәҗбүрилегеннән котылуы өчен эшләнде.
XS
SM
MD
LG