Тәһран - Иран рәсмиләре Кушма Штатларны яла ягуда гаепләп Берләшкән Милләтләр Оешмасына шикаять итте.
Мәгълүм булганча, Кушма Штатлар Иранны Согуд Гарәбстанының Вашингтондагы илчесен үтерү максатында сүз берләштерүдә гаепли.
Иранның тышкы эшләр министры Әкъбар Салехи БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун исеменә юллаган хатында моны Вашингтонның Иранның абруен төшерү нияте белән яла ягу сәясәте дип атый.
Иранның Press TV каналы хәбәр итүенчә, сүз берләштерүдә гаепләнгән кешеләрнең берсе – Вашингтон әйткәнчә, Иран рәсмие түгел, ә оппозициянең сөргендәге оешма әгъзасы булып тора.