Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗиләр Гарәфә тавына менде


Гарәфә тавы
Гарәфә тавы
Мәккә – Согуд Гарәбстанында хаҗ гамәле дәвам итә. Бүген хаҗиләр Гарәфә тавына менде.

Сафлык һәм тигезлекне чагылдырган ак тукымаларга уранган хаҗиләр таң атуга Мәккәдән 19 чакрым ераклыкта урнашкан Гарәфә тавына таба юл алды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең соңгы вәгазь укыган урыны – Гарәфә тавына менү – биш көнлек хаҗның төп йолаларның берсе санала.

Хаҗ кылу барышында хаҗилар таш ату йоласын да уздырачак. Якшәмбе гает намазы укылгач, корбан маллары чалына.

Согуд рәсмиләре әйтүенчә, быел хаҗ кылу йолаларында ике миллион чамасы мөселман катнаша.
XS
SM
MD
LG