Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә полиция белән бәрелешләрдә демонстрантлар һәлак булды


Һомс – Сүриянең Һомс шәһәрендә хөкүмәткә каршы протест чаралары вакытында полиция белән чыккан бәрелешләрдә 3 демонстрант атып үтерелгән, тагын берсе Һама шәһәрендә һәлак булган.

Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итүенчә, шимбә көнне Һомс шәһәрендә иминлек көчләре белән бәрелешләрдә 20 кеше һәлак булган.

Гарәп илләре лигасы генераль секретаре Набил Әл-Гарәби, көч кулланулар дәвам итсә, бу президент Бәшәр Әсад режимы өчен “коточкыч нәтиҗәләргә” китерәчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG