Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә журналист Олег Кашинны яклап пикетлар үтте


Мәскәү – Бүген Русиянең берничә шәһәрендә “Коммерсант” гәзите журналисты Олег Кашинның кыйналуына бер ел тулу уңаеннан пикетлар үтте.

Яшь журналистлар һәм оппозиция активистлары үткәргән чараның максаты – хакимият һәм җәмгыятьнең сүз иреклеге мәсьәләсенә игътибарын җәлеп итү.

Олег Кашин нәкъ бер ел элек, узган елның 6 ноябрендә Мәскәү үзәгендә үзе яшәгән йорты янында билгесез кешеләр тарафыннан вәхшиләрчә кыйналган иде. Бу хәлдән соң ул берничә ай хастаханәдә ятты.

Русия президенты Дмитрий Медведев бу һөҗүмне тикшерергә күрсәтмә биргән иде. Ләкин бу җинаятьне оештыручылар да, башкаручылар да әлегә табылмады.
XS
SM
MD
LG