Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгели


Казан-Уфа-Мәскәү -- Мөселман дөньясында бүген Корбан бәйрәме башланды. Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләрендә мөселманнар иртә белән мәчетләргә гает намазына җыелды.

Казанның Мәрҗани мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сөйләде. Андагы бәйрәм гыйбадәтендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Уфаның Ләла-Тюльпан мәчетендә бәйрәм вәгазен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сөйләде. Тәлгать хәзрәт үзенең вәгазендә Русия җитәкчеләренең котлау хатларын укыды һәм мөселманнарны татулыкка өндәп, алдагы сайлауларда катнашырга чакырды.

Мәскәүдә төп чаралар Җәмигъ мәчете янындагы вакытлы мәчеттә үтте. Бәйрәм вәгазен Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сөйләде. Гаеткә 80 мең чамасы кеше килгән.

Мәскәүдәге альтернатив мөфтият җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов бәйрәм вәгазен “Сокольники” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан бер павильонда сөйләде.
XS
SM
MD
LG