Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстанында хаҗ гамәле тәмамлана


Мәккә -- Согуд Гарәбстанында бүген хаҗ гамәле тәмамлана. Хаҗилар шайтанга таш ату һәм Кәгъбәтулла тирәсендә әйләнү йоласын башкарды. Гает намазыннан соң анда да корбан чалулар башланды.

Согуд рәсмиләре әйтүенчә, быел хаҗ кылырга ике миллионнан артык мөселман килгән.

Бәйрәм чаралары өч көн дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG