Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә хакимияткә каршы күпсанлы чаралар узды


Иркутски өлкәсенең зур шәһәрләрендә Владимир Путин һәм Дмитрий Медведевка каршы йөрешләр һәм митинглар узды.

Хәбәрчеләребез белдергәнчә, Иркутскидагы каршылык чарасына 400-ләп кеше җыелды. Алар арасында иҗтимагый оешмалар, коммунистлар фиркасе вәкилләре, Бөек Ватан Сугышы ветераннары бар иде. Митинг шигарьләренең берсе – «караклар һәм угрылар фиркасе «Бердәм Русия» өчен бер тавыш та бирмәскә».

Чарада катнашучылар президент һәм премьерның эштән китүен таләп иткән резолюция кабул итеп, аларны якындагы сайлауларда катнашмаска чакырды.

Иркутски өлкәсенең Ангарски шәһәрендәге каршылык чарасында 1000 кеше катнашты. Братскидә коммунистлар хәтта 3 митинг үткәрде. Анда социализмга кире кайту шигарьләре яңгырады.
XS
SM
MD
LG