Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Саакашвилинең китүен таләп иткән урам җыены узды


Тифлистәге протест чарасыннан бер күренеш
Тифлистәге протест чарасыннан бер күренеш
Тифлис үзәгендә оппозициядәге Лейбористлар фиркасе президент Михаил Саакашвилинең китүен таләп иткән каршылык чарасы уздырды.

Ул 2007 елның 7нче ноябрендә оппозиция оештырган урам җыенының хакимият көчләре тарафыннан куып таратылуына 4 ел тулуга багышланды.

Һава торышының карлы, бик салкын булуына карамастан митингка берничә йөз кеше җыелды. Алар кулларында Саакашвилинең китүен таләп иткән плакатлар тотты.

Оештыручылар сүзләренә караганда, хәзерге Грузия режимын сайлаулар аша түгел, ә бары тик каршылык чаралары ярдәмендә генә җиңәргә була.

Әлеге чарада катнашучылар президент Саакашвилигә генә түгел, Грузия сәясәтенең яңа «йолдызы» - миллиардер Бидзина Иванишвилигә дә каршы чыкты. Ул күптән түгел оппозиция хәрәкәтен оештыруы турында белдергән иде.

Лебористлар фикеренчә, Иванишвили 4 ел элек урам җыеннарын тараткан полиция хезмәткәрләренә өстәмә акча түләгән.
XS
SM
MD
LG