Accessibility links

Медведев Халыкара валюта фонды башлыгы белән очраша


Кристин Лагард Русия финанс министрлыгы университеты студентлары алдында чыгыш ясый
Кристин Лагард Русия финанс министрлыгы университеты студентлары алдында чыгыш ясый
Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Халыкара валюта фонды башлыгы Кристин Лагард бүген Мәскәүдә Франциянең Канн шәһәрендә узган «20-лек илләренең» саммиты нәтиҗәләре турында сөйләште.

Очрашу нәтиҗәләре турында легә төгәл мәгълүмат юк.

Медведев белән күрешкәч, Лагард Русия финанс министрлыгы университетына килде. Анда студентлар алдында чыгыш ясаганда ул нефтькә югары бәяләр сакланганда Русиягә казна резервларын арттыру кирәклеге турында әйтте.

Халыкара валюта фонды башлыгы дәрәҗәсендәге вәкил Мәскәүгә соңгы 7 ел эчендә рәсми сәфәр белән беренче тапкыр килде.
XS
SM
MD
LG