Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никарагуа президенты булып яңадан Даниэль Ортего сайланды


Даниэль Ортего
Даниэль Ортего
Никарагуаның президенты итеп яңадан Даниэль Ортего сайланды. Кичә узган сайлаулар нәтиҗәләренә күрә, сулчы Сандинист фронтының башлыгы Ортего 60 процентка якын тавыш җыйды. Аның төп көндәше либерал Фабио Гадеа нәтиҗәсе – 25 процент.

Ортего җиңүен бәйрәм итәр өчен урамнарга аның тарафдарлары чыкты.

Оппозициядәге фиркаләр вәкилләре сүзләренә караганда исә, сайлаулар хәрәмләшүләрсез узмады. Кайбер шәһәрләрдә аларга каршы урам җыеннары оештырылып, полиция белән бәрелешләр булды.

Европа Берлеге күзәтүчеләре белдерүенчә, сайлаулар тыныч һәм яхшы шартларда узды. Ләкин белгечләр хакимиятләрнең сайлау комиссияләре эшчәнлегенә тыкшына алу мөмкинлеген турында сөйли.
XS
SM
MD
LG