Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия парламенты хөкүмәтнең язмышын хәл итәргә мөмкин


Сильвио Берлускони
Сильвио Берлускони
Күзәтүчеләр фикеренчә, Италия парламенты бүген бюджет проектын тикшергәнгә, Сильвио Берлускони җитәкләгән хөкүмәтнең дә язмышы хәл ителергә мөмкин.

Соңгы ун ел белән чагыштырганда Италиянең эчке бурычы бик нык артты һәм шул сәбәпле хөкүмәт башлыгы эшеннән китә дигән имеш-мимешләр таралган иде. Кичә Берлускони вазифасыннан китү мөмкинлеге турындагы сүзләрне кире какты.

Грециядән кала Италиянең дә икътисади хәле киеренке һәм ул еврозонаның тотрыклыгын куркыныч астына куярга мөмкин.

Кичә Европа үзәк банкы, Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды белән бергә Италия хөкүмәте үткәрәчәк икътисади реформаларны тикшерәчәкләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG