Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан балыкчылары кабат митингка чыгарга җыена


20 ноябрьдә Татарстан балыкчылары “Казан” милли мәдәни үзәге каршында урам җыены ясарга җыена. Бу хакта “Вечерняя Казань” газеты хәбәр итә.

Русия “Балыкчылар Берлеге”нең Казандагы вәкиле Олег Мазанов сүзләренчә, алар балык тоту турындагы яңа канун өлгесе белән канәгать түгел. Балыкчылар фикеренчә, яңа канун түләп балык тотуга һәм шәхси сулыклар булдыруга юнәлгән.

Мазанов фикеренчә, бу юлы митингка үткәнендәге кебек биш меңгә якын кеше килмәячәк. Халык вакыт үтү белән тынычланды һәм түләүле балык тоту булмас дип уйлый, ди ул.

Каршылык чарасында Татарстан балыкчылары дәүләт күләмендә сулыкларны саклау програмын булдыру, ятмәләрне сатуны тыю, Русия балык тоту идарәсе башлыгы Андрей Крайнийны эшеннән алу таләпләрен дә куячак.
XS
SM
MD
LG