Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда Сүрия оппозициясе делегатлары һөҗүмгә дучар була


Каһирәдә бер төркем кешеләр Гарәп дәүләтләре лигасы хөкүмәте бинасы каршында Сүрия оппозиция делегатларына һөҗүм итә. Оппозиция вәкилләре лига башлыгы белән очрашырга тиеш була.

Һөҗүм итүчеләр белдергәнчә, ул делегатлар Сүрия халкы мәнфәгатьләрен кайгыртмый.

Шул ук вакытта Берләшкән милләтләр оешмасының кеше хокукларын яклау идарәсе мәгълүматларына күрә, Сүриядәге бәрелешләр нәтиҗәсендә 3500 кешенең гомере өзелгән.

Идарә вәкиле, Һомс шәһәрендә оппозиция күтәрелешләрен бастырганда танк, зур хәрби техника кулланганнары өчен Сүрия җитәкчелеген тәнкыйтъ утына тота. Соңгы атнада гына да анда 60-ка якын кеше һәлак булган.

Шимбә Гарәп илләре лигасы Сүриядәге хәлләргә багышлап ашыгыч киңәшмә үткәрергә ниятли.
XS
SM
MD
LG