Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 60-тан артык талип юк ителгән


Әфганстанның көнчыгышындагы Пактика вилятендә НАТО ныгытмасына һөҗүм иткән талибларның 60-тан артыгы үтерелгән.

Халыкара көчләр идарәсе хәбәр итүенчә, талиблар һөҗүме кире кайтарылган. Андагы хакимият НАТО солдатлары һәм тыныч халык арасында үлүчеләр юк дип белдерә.

Бүген шулай ук Әфганстанның көньягындагы Уразган вилаятендә хөкүмәт гаскәрендәге солдат ут ачып Халыкара тынычлык көчләрендәге австралияле өч хәрбине яралаган. Әлеге һөҗүмдә шулай ук ике әфган хәрбие дә яраланган. Ут ачучы качкан дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG