Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециянең яңа хөкүмәте вазифасына җомга көнне керешәчәк


Грециянең яңа хөкүмәте башлыгы итеп Европа Үзәк банкының элекке вице-президенты Лукас Пападимос билгеләнде. Бу хакта илнең президент идарәсе хәбәр итә.

11 ноябрьдә яңа коалицион хөкүмәт ант биреп вазифасына керешәчәк. Илнең алдынгы фиркаләре яңа хөкүмәт төзегәндә уртак фикергә килде.

Пападимос җитәкчелегендәге яңа министрлар кабинеты чираттан тыш сайлауларга кадәр идарә итәчәк. Греция бурыч кризисын җиңәр өчен халыкара ярдәмгә мохтаҗ булганлыктан, яңа хөкүмәтнең бурычы илгә 130 миллиард евро акча юнәлтү шартларын үтәү.
XS
SM
MD
LG