Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Тимошенкога яңа гаепләү белдерелә


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
Украинаның элекке хөкүмәт башлыгы Юлия Тимошенкога 90-нчы елларда «Украинаның бердәм энергетика системнары» ширкәте белән җитәкчелек иткән чорларына караган яңа гаепләү белдерде.

Дәүләтнең салым хезмәте хәбәр иткәнчә, Украинаның экс-премьеры 165 миллионга якын валюта керемнәрен яшерүдә, казна акчаларын урлауда һәм алты миллион долларга якын салым түләүмәүдә җавап тотачак. Моңа кадәр элекке хөкүмәт башлыгына карата дүрт җинаять эше ачылган иде.

11 октябрьдә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы 7 елга төрмәгә хөкем итте. Экс-премьер 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнгән иде.

Күптән түгел Европа берлеге, Тимошенко төрмәдә калса, Украина белән сәяси диалогны өзү мөмкинлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG