Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия зилзиләсендәге корбаннар саны 17-гә җитте


Төркиянең көнчыгышындагы җир тетрәүдә үлүчеләр саны 17-гә җитте. Илнең гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләре җимерекләр арасыннан тагын биш кешенең мәетен таба.

Үлүчеләр арасында, бер ай элек зилзиләдә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә килгән Япониянең һуманитар миссия хезмәткәре дә була.

Атна уртасында Ван вилаятендә биш, алты дәрәҗәле яңа җир тетрәү нәтиҗәсендә 25-ләп бина җимерелә, дистәләгән кеше хәрәбәләр астында кала.

Хәбәрчебез белдергәнчә, төрле һуманитар оешмалар, журналистлар еш була торган алты катлы кунакханә дә җимерелә. Кунакханә хәрәбәләре астында табылмаган кешеләр шактый ди, Төркиянең коткару хезмәтләре. Белгечләр фикеренчә, төбәктә һава салкынаю сәбәпле исәннәрне табу өмете югала бара.
XS
SM
MD
LG