Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимияте кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә


Халыкара хокук яклаучылар Сүрия хакимиятен Һомс вилаятендә тыныч халыкка каршы җинаять кылуда гаепли.

Нью-Йорк та урнашкан Human Rights Watch хокук яклау оешмасы хисабы белдерүенчә, апрель уртасыннан август азагына кадәр Һомста 587 кеше үтерелгән. Башка төбәкләрдә Сүрия президенты Башар Әсадка каршы чыккан халык арасында аның кадәр үк корбаннар булмаган.

Һомс шәһәре хакимияткә каршы чараларның үзәгенә әйләнә. Менә сигез айга якын инде тыныч халык белән хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләр дәвам итә. Хокук яклаучылар Сүрияне Гарәп дәүләтләре лигасыннан чыгарырга чакыра. Шимбә лига Сүриядәге хәлләргә багышлап ашыгыч киңәшмә үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG