Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия миграция хезмәте мигрантларга каршы махсус чаралар баруын кире кага


Русиянең Федераль миграция хезмәте рөхсәтсез мигрантларга каршы махсус чаралар үткәрмәвен белдерде.

Элегрәк тәртип саклау оешмаларының ял көннәрендә рөхсәтсез мигрантларны, бигрәк тә Таҗикстан ватандашларын тоткарлауны дәвам итәчәген белдергән иде. 300-ләп таҗик мигранты инде Таҗикстанга җибәрелү өчен тоткарланган.

Бу атнада Таҗикстан мәхкәмәсе Русия һава ширкәтенең ике очучысын хөкем иткәннән соң, Мәскәү җавап чаралары белән кисәтте, һәм шуннан соң Русиягә читтән килеп эшләүчеләрне кире кайтарып җибәрү турында хәбәрләр тарала башлады.

Русия хакимиятләре бу мәхкәмә карары нигезсез һәм сәясәт белән бәйле дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG