Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Япониянең каза булган атом электр станциясен карады


Япониянең 11 марттагы диңгез ташкыны нәтиҗәсендә каза булган “Фукусима-Дайичи” амом электр станциясендә казадан соң беренче мәртәбә журналистлар булып китте.

Хәбәрчеләрне чакыруның максаты җәмәгатьчелекне тынычландыру һәм вәзгыятьне төзәтү өчен хакимиятнең һәммә нәрсәне эшләвен күрсәтү диелә.

Зыян күргән атом реакторларын киңкүләм мәгълумат чараларының утыздан артык хезмәткәре, шул исәптән 4 чит ил журналистлы карады.

Аларның барысы да нурланыштан саклаучы махсус кием кигән иде.

Каза булган реакторлар ел ахырына кадәр суытып туктатылыр дип көтелә. “Фукусима-Дайичи” казасы атом энергетикасында Чернобыль казасыннан соңгы иң зур каза булды.
XS
SM
MD
LG