Accessibility links

Кайнар хәбәр

Псков өлкәсендә 28 ятим бала эчәк авыруы белән хастаханәгә салынган


Псков өлкәсендәге Ямм шәһәренең махсус мәктәп-итнернатында 28 ятим бала эчәк кизүе сәбәпле хастаханәгә салынган.

Төбәкнең баш санитар табибы Александр Нестерук әйтүенчә, авыру балалар арасында хәле авыр булганнар юк. Нестерук балалар төшке ашка ашаган гуляштан авырган булырга мөмкин ди. Шул ук вакытта ул аларның интернат ашханәсе хезмәткәрләреннән авыру йоктырган булуы мөмкинлеген дә кире какмый.

Бу хәлне тикшерү өчен комиссия төзелгән.
XS
SM
MD
LG