Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре лигасы Сүрияне утырышлардан читләштерә


Гарәп илләре лигасы вәкилләре бүген Каһирәдә үткән очрашуда Сүрия бу оешма утырышларында катнаштырмаска дип килеште. Димәшк хөкүмәткә каршы демонстрацияләрне көч белән бастыруын туктату турындагы килешүләрне үтәгәнчегә кадәр оешманың бер утырышында да катнаштырылмаячак.

Катар премьер-министры Хәмәт Бин Яссим әл-Тхани укып ишеттергән белдерүдә бу карарның чәршәмбедән гамәлгә керәчәге әйтелә. Оешма шулай ук гарәп дәүләтләре илчеләрен Димәшктән китәргә чакыра.

Катар премьеры әйтүенчә, оешманың бүгенге бу карарын 18 әгъза ил хуплаган, Лүбнән, Йәмән һәм Сүрия каршы тавыш биргән. Гыйрак бер якны да хупламаган.
XS
SM
MD
LG