Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия премьер-министры Сильвио Берлускониның вазифасыннан китүе көтелә


Сильвио Берлускони
Сильвио Берлускони
Бүген Италия парламенты яңа бюджет канунын раслаганнан соң, премьер-министр Сильвио Берлускони вазифасыннан китәр дип көтелә.

Җомга көнне Сенатта хупланган карар парламентның түбән пулатында да үзгәрешсез кабул ителгәннән соң, Берлускони хөкүмәтнең соңгы утырышын үткәрер һәм шуннан соң вазифасыннан китү турында гаризаны президент Джиорджио Наполитанога тапшырыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG