Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә яңа хөкүмәт төзү сөйләшүләре бара


Италия президенты Джорджио Наполитано илнең төп сәяси көчләре белән вакытлы хөкүмәт төзү турында сөйләшүләр үткәрә.

Кичә кич вазифасыннан киткән премьер-министр Сильвио Берлускони урынын Еврокомиссиянең элекке эгъзасы Марио Монти алыр дип көтелә.

Яңа хөкүмәтнең төп бурычы Еврозонада икътисадының зурлыгы белән өченче урында торган Италияне бурычлар кризисыннан алып чыгу һәм Греция, Ирландия, Португалиядә булган хәлләрнең кабатлануына юл куймау булачак.

75 яшьлек Берлускониның шимбә көнне вазифасыннан китүен күп кенә итальяннар хуплап каршылады.

Римда бу уңайдан урамга бәйрәм итәргә чыккан кешеләр аны шамакай дип атады.

Берлускони хакимияттә булган чорда елларча коррупциядә һәм җенси җәнҗалларга бәйле булуда гаепләнеп килде.
XS
SM
MD
LG