Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Тын океан илләренең ирекле сәүдә зонасын булдырырга чакыра


АКШ президенты Барак Обама шимбә көнне Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасы саммитында икътисадый үсешне җанландыру өчен бу төбәк илләренең ирекле сәүдә зонасын булдырырга тәкъдим итте.

Оешманың Һаваи штаты башкаласы Һонолулуда үтүче форумында Обама ирекле сәүдә турында Тын океан хезмәттәшлеге исемле килешү төзергә чакырды.

Ул шулай ук, әгәр дә Пекиң Кытай таварларының читкә сатылуын яхшырту өчен үз акчасының кыйммәтен ясалма рәвештә түбән тоту сәясәтен туктатмаса, Кытайга каршы чаралар күрү белән янады.

Кытай җитәкчесе Һу Дзинтао исә гамәлдәге килешүләр нигезендә эшләүче башка план тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG