Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент сайлауда Обаманың көндәше Митт Ромни булырга охшый


Кушма Штатларда киләсе көздә үтәчәк президент сайлауда Республиканнар намзәте булу өчен көрәштә Массачусетс штатының элекке губернаторы Митт Ромни алда бара.

Reuters хәбәр агентлыгы үткәргән фикер белешү шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашкан сайлаучыларның яртысы диярлек сайлауда демократ президент Барак Обамага каршы көрәшкә Ромни чыгар дип исәпләвен әйткән.

Reuters белдерүенчә, Ромни республиканнар арасында икенче урында баручы көндәшеннән 8 процент күбрәк хуплау алган.

Шимбә көнне Кушма Штатларда чираттагы саулауалды дебатлары узды. Анда Ромни, әгәр президент булып сайланса, Тәһранга атом коралы ясау мөмкинлеге бирмәс өчен Иранга хәрби һөҗүм ясарга әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG