Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Көньяк Осетиядәге сайлауны канунсыз дип саный


Якшәмбе үзбилгеләнгән Көньяк Осетия республикасында президент сайлаулары үтте. Билгеле булганча, Тифлис Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танымый. Шул рәвешле Грузия хакимияте әлеге сайлауны канунсыз дип саный.

Сайлауда катнашкан Русия күзәтүчеләре исә сайлау ирек вә ачык үтте дип белдерә.

Көньяк Осетиядә президент сайлавының икенче туры 27 ноябрьдә үтәчәк. Анда намзәт булып элекке мәгариф министры Алла Джиова һәм төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Анатолий Бибилов катнашачак. Беренче турда алар икесе дә 25 проценттан артык тавыш җыйды.
XS
SM
MD
LG