Accessibility links

Русия Каддафи үлеменә халыкара тикшерү таләп итә


Русия халыкара җинаятьләр мәхкәмәсеннән Либия гысъянчыларының эш-гамәлләрен, аерым алганда Мөәмәр Каддафиның үлемен тикшерүне таләп итә.

Сергей Лавров белдергәнчә, Русиянең тышкы эшләре министрлыгы, халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенең мөмкинлекләрен истә тотып, хакимияткә каршы булган төркемнәрнең дә эшчәнлеген тикшерелүен тели.

Аерым алганда, Русияне Либиянең элекке президенты Мөәмәр Каддафиның ничек үтерелүе кызыксындыра. Халыкара нормалар буенча әсирне үтерергә ярамый, аларга иминлек тәэмин итәргә кирәк. Әсир үтерелсә хәрби җинаять кылынган булып исәпләнә. Әлеге эш белән халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе шөгыльләнсен өчен сәбәпләр җитәрлек, ди Лавров.
XS
SM
MD
LG