Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Көньяк Осетиядәге сайлауны танымый


Кушма Штатлар үзбилгеләнгән Көньяк Осетиядә үткән сайлауны кануни түгел дип белдерде. Аңа кадәр Грузия якшәмбе үткән президент сайлавын канунсыз дигән иде. Русия күзәтүчеләре исә, Көньяк Осетиядәге сайлау ирекле вә ачык үтте дип бәяләде.

АКШ дәүләт департаменты вәкиле белдергәнчә, Вашингтон элеккечә Грузиянең халыкара дәрәҗәдәге чикләрен генә таный. Алар территориаль бөтенлек яклы. Шуңа да Кушма Штатлар үзбилгеләнгән Көньяк Осетиядәге сайлауны канунсыз дип әйтә.

Намзәтлә арасында беренче турда төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Анатолий Бибилов һәм элекке мәгариф министры Алла Джиова иң күп тавыш җыйды һәм икенче турга узды.

Көньяк Осетиядә президент сайлауның киләсе туры 27 ноябрьдә үтәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG