Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Ак диңгездә югалган йөк корабын эзли


Ак диңгездә югалган “Капитан Кузнецов” исемле йөк корабын эзләү дәвам итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәр иткәнчә, коткаручылар корабның якынча кайда булуы турында хәбәр алганнар. Шул юнәлештә Калининградтан ярдәмгә кораб кузгалган.

“Капитан Кузнецов” белән соңгы элемтәгә дүшәмбегә каршы төндә чыгалар. Йөк корабы Варандей портынннан Архангельскка таба ремонтка дип юл ала.

Төньяк-көнбатышның елга көймәләре идарәсенә караучы йөк корабында 11 кеше була.
XS
SM
MD
LG