Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда оппозициядәге яшьләр пикеты куып таратыла


Сишәмбе Баку полициясе Әзербайҗан хакмиятенә каршы оппозициядәге яшьләре катнашкан чараны куып таратты.

Хәбәрчебез белдергәнчә, 300-ләп кеше Баку мэриясе каршында пикет үткәрмәкче була. Яшьләр шәһәр хакимиятеннән башкала үзәгендә митинглар үткәрүне рөхсәт итүне таләп итәргә тели. Алар каршылык чараларында кулга алынып хөкем ителгән 20-ләп оппозиция вәкилен иреккә чыгаруны да сорый.

Әлеге пикетне яшьләр 15 ноябрьдә Бакуга Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон килү уңаеннан үткәрергә тели.

Тик күп санлы хокук сакчылары каршылык чарасын үткәрергә ирек бирми, яшьләр мэрия бинасына якын килә алмый. Оппозициядәгеләрне куып таратканда полиция тарафыннан көч тә кулланыла, дистәләгән катнашучы кулга алына.
XS
SM
MD
LG